Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
АПК: эш-мәшәкатьләр

Эш сезоны нәтиҗәләре: урманнарда – иминлек, аларның киләчәге – профессионаллар кулында

Аксубай урманчылы һәм урман хуҗалыгы коллективларының 2025 елның җиде ае эш нәтиҗәләренә багышланган киңәшмәсе узды. Утырышта Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров һәм район җитәкчелеге катнашты.

Хисап чорында урманчылык эшчәнлеге турындагы доклад белән баш урманчы Андрей Ильмухин чыгыш ясады. Ул урманнарны саклау, яклау һәм торгызу буенча дәүләт йөкләнмәләре нәтиҗәләрен тәфсилләп тәкъдим итте, төп эш күрсәткечләренә анализ ясады.

– Дәүләт урман фондында 27,5 гектар мәйданда урманнарны торгызу эшләре башкарылды. Шул исәптән: 24,5 гектарда – урманнарны ясалма торгызу, 3,0 гектарда – урманнарны табигый торгызу, – дип билгеләп үтте баш урманчы. – Питомникларда 0,6 гектар мәйданда агач орлыклары чәчелде, план буенча 0,4 гектар. «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проектының «Экологик иминлек» милли проекты кысаларында 24,5 гектар мәйданда урманнар яңартылды, 15 кг – ылыслы һәм 90 кг яфраклы агачлар (каен) орлыклары әзерләнде. Көзге урман культуралары сезоны кысаларында 21 гектар мәйданда киләсе ел урман культуралары астына туфрак әзерләү һәм питомникта утырту материалына инвентаризация үткәрү планлаштырыла.

Ел башыннан 8,4 гектарда санитар-сәламәтләндерү чаралары үткәрелгән, шул исәптән 321 кубометр күләмдә сыйфатсыз урманнарны җыештыруны да кертеп.

2025 елда «Экология» милли проекты һәм «Хәтер бакчасы» акциясе кысаларында дәүләт урман фонды территориясендә истәлек урманнарына нигез салынган. Эштә авыл җирлекләренең бюджет оешмалары актив катнашалар. Профилактик чаралар комплексын вакытында уздыру нәтиҗәсендә узган чорда янгын чыгу очраклары теркәлмәгән.

Урман хуҗалыгының җитештерү күрсәткечләре белән утырышта катнашучыларны предприятие җитәкчесе Сергей Кузнецов таныштырды.

erid: 2Vtzqw6pLty

Рәис Гомәров урманчылык һәм урман хуҗалыгы коллективларының эшенә барлык юнәлешләр буенча да уңай бәя бирде, республика урман тармагының актуаль бурычларына тукталды. Министрлык вәкиле белгечләргә урман патологиясен тикшерүгә һәм санитар-савыктыру чараларына бәйле берничә йөкләмә бирде.

Район җитәкчесе җыелучыларны сәламләде, бүген районны борчыган мөһим мәсьәләләрне яктыртты һәм урманчыларга алга таба эшләрендә уңышлар теләде.

Утырыш күңелле нотада тәмамланды: урман тармагында озак еллык һәм намуслы хезмәтләре өчен урман хуҗалыгы министрының Рәхмәт хатларына Фидания Гобәйдуллина, Мансур Хәйруллин һәм Василий Ильмухин лаек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев