АПК: эш-мәшәкатьләр
Дәүләт техник күзәтчелек бүлегендә кабул итүдә
Районда ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе җитәкчесе Радик Зыятдинов гражданнарны кабул итте.
Бу көнне ТР Гостехнадзорның Аксубай районы буенча бүлегенә нигездә шәхси үзйөрешле техникалары, тракторлары, тагылмалары булган кешеләр килде. Алар республика тармагы җитәкчесенә төрле проблемалар белән мөрәҗәгать иттеләр. Берәүләрне - Гостехнадзор тарафыннан күрсәтелгән дәүләт хезмәтләре, башкаларын техникаларны теркәү (агрегатлар элеккеге...
Районда ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе җитәкчесе Радик Зыятдинов гражданнарны кабул итте.
Бу көнне ТР Гостехнадзорның Аксубай районы буенча бүлегенә нигездә шәхси үзйөрешле техникалары, тракторлары, тагылмалары булган кешеләр килде. Алар республика тармагы җитәкчесенә төрле проблемалар белән мөрәҗәгать иттеләр. Берәүләрне - Гостехнадзор тарафыннан күрсәтелгән дәүләт хезмәтләре, башкаларын техникаларны теркәү (агрегатлар элеккеге хуҗалардан калган һәм аларның документлары юк) мәсьәләсе борчый, кемгәдер таныклыгын алмаштырырга кирәк. Гражданнарны шулай ук укулар үткәннән соң таныклык алу процедурасы, техник карау узу тәртибе, экскаваторчыга, төягеч машинасы операторына кайда укырга була дигән сораулар да кызыксындырды.
Аксубай кешеләренең ТР Гостехнадзор идарәсе җитәкчесе белән аралашулары эшлекле мохиттә үтте. Кабул итүгә килүчеләрнең мөрәҗәгатьләрен хәл итеп, Радик Зыятдинов берөзлексез телефон аша төрле тармак белгечләре белән элемтәгә чыкты һәм аларга тулы җаваплар бирде, сорауларның кайберләрен алга таба эшләү өчен теркәп барды.
- Гостехнадзорның Аксубай бүлекчәсе үз бурычын лаеклы башкара, - дигән фикерен белдерде Радик Зыятдинов. - Район халкы, үзйөрешле техникалары булган гражданнар белән эш план буенча гамәлгә ашырыла. Бүлекчә җитәкчесе Илдар Бикмөхәммәтов барлык төп юнәлешләр буенча да эшне нәтиҗәле алып бара һәм берничә елда рейтинг буенча ул уртача республика күрсәткечләренә ирешкән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев