Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АПК: эш-мәшәкатьләр

Даны еракларга таралган

«ВАМИН-Аксу» агрофирмасының дуңгызчылык комплексы хезмәткәрләре катлаулы икътисади шартларда да үткән ел белән чагыштырганда дуңгызлар санын һәм продукция сатуны арттыруга ирештеләр. Бүгенге көндә дуңгызчылык коплексында 13.000 нән артык дуңгыз исәпләнелә. Бер ана дуңгыздан уртача 10-11 әр дуңгыз баласы алалар. Агымдагы елның 10 аенда гомуми бәясе 50 миллион 300 мең тәшкил иткән...

«ВАМИН-Аксу» агрофирмасының дуңгызчылык комплексы хезмәткәрләре катлаулы икътисади шартларда да үткән ел белән чагыштырганда дуңгызлар санын һәм продукция сатуны арттыруга ирештеләр.


Бүгенге көндә дуңгызчылык коплексында 13.000 нән артык дуңгыз исәпләнелә. Бер ана дуңгыздан уртача 10-11 әр дуңгыз баласы алалар. Агымдагы елның 10 аенда гомуми бәясе 50 миллион 300 мең тәшкил иткән 9000 нән артык дуңгыз иткә тапшырылган. Әйтергә кирәк, үткән ел буена сатудан кергән сумма 58 миллион сум тәшкил иткән иде. Комплекстан алынган табышның артуы күз алдында.
-Дуңгыз ите җитештерү-предприятиенең төп табыш чыганакларының берсе,-дип сөйли «ВАМИН-Аксу» агрофирмасы генераль директоры Искәндәр Зәйдуллин. - Әлеге тармак бәрабәренә без хезмәт хакын вакытында түлибез, запчасть сатып алабыз, башка чыгымнарны каплыйбыз.
Дуңгызчылык комплексының төп зоотехнигы Рифкать Хәсәнов, соңгы елларда хуҗалыкта җитештерүне яхшырту өчен күп эшләр башкарылды, дип билгеләп үтте. Хәзерге вакытта комплекс авыру йоктыруга юл куймау максатларында ябык режимда эшли.
Предприятиедә орлыкландыру, дуңгыз балалары алу һәм дуңгызлар үстерү һәм симертү цехларын үз эченә алган цех системасы гамәлдә. Территория тотып алынган, барлык техника һәм кешеләр дизкиртә белән КПП һәм санитар кертү-чыгару пункты аша үтеп йөриләр. Терлекчеләр өчен дә шартлар тудырылган-душ кабинетлары эшли, эшчеләр махсус кием белән тәэмин ителгән.
Быел үз көчләре белән 1000 квадрат метрдан артык түбә ремонтланган, су эчерү системасы үзгәртеп корылган, секцияләрдә газ белән ягып җылыту җиһазлары урнаштырылган. Дуңгызчылык комплексы артында зоовет таләпләргә туры китереп үләт базы төзелгән. Мал чалу бинасы үзгәртеп корылган, монда 10 тонналы суыткыч урнаштырылган. Шулай ук әлеге сезонда «Керхер» стационар юу һәм йогышсызландыру агрегаты һәм «РКА-1000» автомат азык тараткыч сатып алынган.
Монда көтүлекне нәселле терлекләр белән яңарту турында да кайгырталар. Быел Владимир өлкәсенең нәсел предприятиесеннән нәсел үрчетү өчен эре-ак нәселле ата дуңгызлар сатып алынган. Рифкать Хәсәнов сүзләренә караганда, дуңгызчылык тармагындагы уңышның 70 проценты-азыкларга, ә калган өлеше микроклиматка, тәрбияләүгә һ.б. бәйле. Менә шуның өчен монда азык сыйфатына зур игътибар бирелә. Катнаш азыклар Чистай элеваторыннан турыдан-туры кайтарыла. Һәр яшь төркеменә шәхси рацион төзелә, кирәкле ферментлар, биоөстәмәләр һәм витаминнар җыелмасы киң күләмдә файдаланыла.
Производствоны алга җибәрүдә кеше факторы да зур роль уйный. Баш ветеринария табибы Илнур Сәгыйтов җитәкчелегендә ветеринария хезмәткәрләре Ирина Крайнова, Татьяна Ильина һәм Людмила Федорова барлык ветчараларны да үткәрәләр. Технолог-орлыкландыручы Михаил Матюшкин да эшен яхшы белә. Участок начальнигы Юрий Турлуков та биредә озак еллар хезмәт куя. Хезмәткәрләр Елена Куштукова, Наталья Власова, Марина Володина, Елена Варваркина, Алла Харитонова, Константин Павлов, Римма Ефимова, Надежда Ван-Юзи, Ольга Поляева, Николай Петрянкин, Галина Потапкина һәм Мария Федосеева үзләреннән зур өлеш кертәләр. Энергетиклар Сергей Семенов, Григорий Парферьев һәм Петр Крайнов комплексның өзлексез эшен тәэмин итәләр. Склад мөдирләре Маһинур Низамова һәм Рәйсә Вафина да бары тик мактау сүзләренә генә лаек.
Дуңгызчылык комплексының хәзер ышанычлы партнерлары бар. Әзер продукция артыннан Самарадан, Свердловскидан, Димитровградтан, Пензадан, Түбән Тагилдан һәм башка ерак төбәкләрдән эшкәртүчеләр килә.
Комплекста клиентлар теләге һәм базар таләпләрен исәпкә алып, теләсә нинди авырлыктагы дуңгызлар үстерелә. Монда шулай ук казылык цехы эшли, аның продукциясен аксубайлылар гына түгел, район чикләрендә яшәүчеләр дә теләп сатып алалар.
Дуңгызчыларның төп бурычы-продукция сыйфатын яхшырту һәм дуңгызлар санын арттыру.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев