Чәчү кампаниясе уңышлы узарга тиеш
«Аксу Агро» ҖЧҖнең «Мюд» филиалында язгы чәчүгә әзерлек оешкан төстә, эш тәртибендә бара.
Киләсе атнада районда машина-трактор паркларының язгы кыр эшләренә әзерлеген махсус комиссия бәяләячәк.
Хуҗалыклар әзерлек дәрәҗәсен күрсәтәчәкләр, тиешле бәя алачаклар. Бу көннәрдә авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә техниканы кыр эшләренә ныклап әзерләү һәм шулай ук чәчү кампаниясенә орлыклык материалын әзерләү эшләре дәвам итә.
Россельхозцентрның район бүлеге җитәкчесе Габдерәшит Гыйльметдинов, авыл хуҗалыгы идарәсенең игенчелек буенча консультанты Фәндәс Гафиятуллин хуҗалыкларны йөреп чыгалар, орлык әзерләүнең торышы, оештыру мәсьәләләре, үсемлекчелек буенча эшләр белән танышалар.
Чираттагы хуҗалык – "Аксу Агро"авыл хуҗалыгы предприятиесенең “Мюд” филиалы. Хуҗалыкта гомуми чәчүлек мәйданы 14 мең гектардан артык. Моннан 6 мең гектардан артык мәйдан бөртекле, 2 меңнән артык мәйдан техник (көнбагыш, кукуруз) культураларын чәчү өчен бүленгән. Алда торган чәчү кампаниясендә 31 берәмлек трактор катнашачак. Тракторларны ремонтлау эшләре тәмамлану стадиясендә.
Иртәдән үк машина-трактор паркында эш кайнады: ачык мәйданга чыгарылган техника янында да, остаханәдә дә механизаторлар ремонт эшләре белән мәш килде. Алар тракторлар, чәчү агрегатлары, башка агротехникалардагы җитешсезлекләрне бетерү белән шөгыльләнделәр.
– Безнең хезмәткәрләр язгы кыр эшләренә тулы коралланып әзер булу бурычын аңлыйлар, – дип ассызыклады филиал директоры Газыйм Шәрәпов. – Вакыт бик аз калды, чәчүгә әзерлек барышы план буенча бара.

Бераздан уҗымнарны тәрбияләү буенча беренче булып Евгений Леонтьев сиптергечен басуларга алып чыгачак. Аның өчен бу үсемлекләрне тәрбияләү буенча бишенче сезон. Башка агрочаралардан аермалы буларак, бу агрегат эше бөтен вегетация дәвамында туктатылмый: үсемлекләр, көзге игеннәр, сабан культуралары һәм башка культуралар шытып чыкканнан алып җәй буе диярлек дәвам итә, чөнки үсемлекләгәр даими тәрбия таләп ителә.

Механизатор узган елны яхшы нәтиҗә белән тәмамлады – 5 мең гектарда төрле культураларны эшкәртте. Хәзерге вакытта ул кырга чыгар алдыннан соңгы әзерлек эшләре белән шөгыльләнә. Алда торган кыр эшләренә дә ул күтәренке рухта керешәчәк.
Язгы кампанияне, чәчү эшләрен оптималь срокларда төгәлләү өчен эшләрне ике сменада оештырырга ниятлиләр. Чәчүне киң колачлы ике чәчү комплексы алып барачак. Чәчү комплексларына тәҗрибәле игенчеләр Фәнис Мирзянов, Руслан Кондрашов, Вячеслав Титов һәм Алексей Ефимов беркетелгән. Механизаторлар бер-берсен иртән һәм кич белән алыштырып, сменалап эшләячәк. Филиал директоры билгеләп үткәнчә, алар эшкә җаваплы караган, үз эшләрен яхшы белүче игенчеләр. Бу мөһим эштә җитәкчелек аларның һөнәри осталыкларына һәм хуҗаларча карауларына таяна.
Кышкы, язгы сезонда запас частьләр белән кытлык булмаган, шуңа да техникаларны ремонтлау барышында аерым проблемалар килеп чыкмаган. Техник арсеналны җайга салу эшенә зур өлеш кертүчеләр арасында эретеп ябыштыручы Ринат Ханеевны да билгеләп үттеләр.

Хуҗалыкка минераль ашламалар тулы күләмдә кайтарылган. Орлык материалы партияләр белән кертелә. Нигездә элиталы репродукцияләр һәм перспективалы сортлар чәчеләчәк. Орлык складында чәчүлек материалын кабул итүгә барысы да әзерләнгән. Чәчәр алдыннан орлыклар партиясе пробалары Россельхозцентрның район бүлегендә тиешле тикшерү узачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев