Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АПК: эш-мәшәкатьләр

Чәчүне тәмамлыйлар, чәчүлекләрне тәрбиялиләр

Район басуларында язгы кыр эшләре дәвам итә: сабан культураларын чәчү тәмамланып килә, үсемлекләрне тәрбияләү буенча агрочаралар үткәрелә.

Район авыл хуҗалыгы идарәсе мәгълүматларына караганда, 11 майга 60 меңгә якын гектарда сабан культуралары чәчелгән (план күрсәткеченә карата 97 процент). Бөртекле культуралар – арпа, солы, борчак, бөртеккә кукуруз чәчү тәмамланган, карабодай чәчү соңгы гектарларда алып барыла. Азык культуралары планлаштырылган мәйданның – 85, техник культуралар 94 процентында чәчелгән.

Игенчеләрнең кичектергесез мөһим эшләре арасында – чәчүлекләрне тәрбияләү. Сиптергечләр эшне көзге культуралар мәйданнарыннан башлады. Чүп үләннәренә каршы гербицид эшкәртү 13146 гектар мәйданда үткәрелгән, план күләме 62174 гектар (21 процент). Узган көндә генә дә бу агрочара 1800 гектардан артык мәйданда башкарылган. Шулай ук кырларны корткычларга һәм авыруларга каршы эшкәртү башланган.

Чәчүлекләрне эшкәртү барышы белән көн саен Россельхозүзәкнең район бүлекчәсе җитәкчесе Габдерәшит Гыйльметдинов һәм район авыл хуҗалыгы идарәсенең игенчелек буенча консультанты Фәндәс Гафиятуллин таныша.

– Гомумән алганда, районда уҗымнар яхшы хәлдә, – дип билгеләделәр белгечләр. – Хәзер үсемлекләрне корткычлардан һәм чүп үләннәреннән сакларга кирәк, шуңа күрә игенчеләрнең һәр сәгате кыйммәт.

«Аксу Агро» ҖЧҖнең «Мюд» филиалында чәчүлекләрне тәрбияләү өчен өч агрегат җәлеп ителгән. Алар белән тәҗрибәле механизаторлар Илназ Исламов, Михаил Яруллин һәм Евгений Курдюков идарә итә. Алар көн саен йөзләгән гектар чәчүлекләрне эшкәртәләр.

Рәсемдә: «Мюд» филиала механизаторы Евгений Курдюков.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев