Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АПК: эш-мәшәкатьләр

Чәчү – 2023: эш планы расланган

Район советында район авыл хуҗалыгы формированиеләрендә язгы-кыр кампаниясен үткәрү буенча юл карталарын кабул итү булды.

Авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре һәм агрономнары район башлыгы Камил Гилмановка чәчү эшләрен үткәрү буенча икътисади исәпләр белән танышу өчен эш планнарын тәкъдим иттеләр. Кабул итү процессында район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Борис Соломонов, Россельхозцентрның район бүлекчәсе җитәкчесе Габдерәшит Гыйльметдинов, «Аксубайсервис» ҖЧҖ җитәкчесе Ильфаит Галлямов һәм авыл хуҗалыгы идарәсенең игенчелек буенча консультанты Фәндәс Гафиятуллин катнашты.

– Язгы чәчү өчен районда 74535 гектар бүленгән, бөртекле культуралар 39780 гектар биләячәк, бу узган елдагыдан биш мең гектарга күбрәк, – дип билгеләп үтте Борис Соломонов. – 25500 гектардан күбрәк мәйданда – бөртекле сабан, 22330 гектарда – техник, 12419 гектарда азык культуралары чәчү планлаштырыла. Техник культуралар арасында көнбагыш мәйданы яртысына диярлек киметелгән. Рапс игү 5758 гектарга артачак.

– Монда иң мөһиме – туфракның уңдырышлы катламын саклау, – дип ассызыклады район җитәкчесе. – Һәм игенчелек буенча эшне кара туфракны саклап калып алып барырга кирәк.

«Волга-Селект» ҖЧҖ управляющие Иршат Хәнифов һәм баш агроном Илшат Гафиятов район җитәкчесен чәчүне икътисади исәпләр белән үткәрүнең комплекслы планы белән таныштырдылар.

«Волга-Селект»ның 14 мең гектардан артык сөрү мәйданы бар. 5800 гектардан артыгын бөртекле культуралар биләячәк, шул исәптән 3500 гектардан артыгын – көзге, 2300 гектарны – бөртекле сабан культуралары. 4000 гектардан артык– көнбагыш, 2300 гектардан артык рапс игеләчәк. Техника әзер, чәчү эшләренә старт бирелүгә үк – басу-кырларга чыгачак.

Бу хуҗалык районда алты ел эшли һәм максатчан үсештә булган абруйга ия. Кыска вакыт эчендә заманча җиһазландырылган эремә узелы, орлык линиясе белән ашлык киптерү комплексы һәм иген саклау өчен склад кебек мөһим объектлар төзелде. Узган ел әлеге хуҗалык өчен шулай ук уңышлы булды. Киңәшмәдә катнашучылар агрономия карталарына һәм исәп-хисапларга, орлык материалы, ашламалар белән тәэмин итү срокларына тукталдылар.

Район җитәкчесе предприятие эшчеләренең хезмәтен саклау, аларны кыр эшләре вакытында кайнар аш белән тәэмин итү мәсьәләләренә аерым игътибар бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев