Булачак уңышка эшлиләр
АПК: эш-мәшәкатьләр

Булачак уңышка эшлиләр

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматларына караганда, 24 апрельгә сабан культуралары 13269 гектарда чәчелгән.

Бу – план күләменең 30 проценты. Шул исәптән 2000 гектардан артык сабан культуралары (бодай, арпа, солы, вика), 11225 гектарда – техник культуралар (рапс, көнбагыш).
Чәчү эшләре белән параллель рәвештә чәчүлекләрне карау эшләре алып барыла.
23352 гектардан артык көзге культуралар мәйданнарында (планга карата 99 процент) тукландыру үткәрелгән. Күпьеллык үләннәрнең гомуми мәйданының 73 процентында минераль ашламалар кертелгән. Кичәге көндә генә дә бу агрочара 750 гектар мәйданда башкарылган.
Районның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә чәчүлекләрне тырмалау төгәлләнеп килә. Бүгенгә көзге культураларның 93 проценты һәм күпьеллык үләннәрнең 69 проценты тырмаланган.
Авыл хуҗалыгы берәмлекләре ындыр табакларында орлыкларны инкрустацияләү югары темпта бара. План буенча 2670 тонна орлык материалының 2000 тоннасы чәчүгә әзерләнгән инде.


Нет комментариев