Бөртеклеләрнең 90 проценттан артыгы суктырылган
Район кырларында бөртеклеләр мәйданнары көннән-көн кими бара.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматларына караганда, 3 сентябрьгә 22 170 гектардан артык иген җыеп алынган, план күрсәткече 24179 гектар. Шул исәптән көзге бодай басуларының – 97, арпаның – 98, виканың – 82, сабан бодаеның 38 проценты. Солы суктыру төгәлләнгән.
Барлыгы 102121 тонна ашлык суктырылган. Кичәге көндә генә дә район игенчеләре 3550 тоннадан артык бөртекле культуралар суктырганнар.
– Кызганычка каршы, быелгы һава торышы бик үзгәреп тора, – диде район авыл хуҗалыгы идарәсенең җитештерү бүлеге җитәкчесе Усман Нигъмәтуллин. – Яңгырлар әледән-әле кыр эшләрен тоткарлый. Механизаторлар урып-җыюны оптималь срокларда төгәлләргә омтылалар һәм моның өчен бөтен мөмкинлекләрдән файдаланалар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев