Бөртеклеләрне урып-җыю төгәлләнде
АПК: эш-мәшәкатьләр

Бөртеклеләрне урып-җыю төгәлләнде

Район игенчеләре сезонның иң мөһим бурычларыннан берсен башкардылар: бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культураларны суктыруны тәмамладылар.

Районда бөртекле культуралар 28106 гектар мәйдан билгеләде. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматларына караганда, 19 сентябрьгә игеннәрнең 100 проценты суктырылган.

Шул исәптән: 18677 гектар көзге бодай, 4482 гектар сабан бодае, 3680 гектардан артык арпа, 780 гектардан артык – солы. Рапс 10500 гектар мәйданнан җыеп алынган. Аның уртача уңышы гектардан 23 центнер тәшкил иткән.

88908 тонна бөртекле культуралар суктырып алынган. Бу күләмдә: 63206 тонна – көзге бодай, 14223 тонна – сабан бодае, 8642 тонна – арпа, 2222 тонна – солы, 204 тонна – арыш.

Район хуҗалыклары авыл хуҗалыгы культураларыннан югары уңыш алдылар. Моңа туфракның уңдырышлылыгын арттыру, фәнни нигезләнгән чәчүлек әйләнеше, авыл хуҗалыгы үсемлекләрен комплекслы яклау, чәчүлекләрне яфрак аша тукландыру буенча даими эш алып бару нәтиҗәсендә ирешелде.

Чиратта – соя һәм көнбагыш. Бу культуралар 5900 һәм 2600 гектар мәйдан били.

Районда беренчеләрдән булып «Актай» АПК хезмәтчәннәре ашлык суктыруны төгәлләделәр. Хуҗалыкта бөртекле культуралар 2100 гектардан артык мәйдан биләде, 9900 тоннадан артык ашлык суктырылган. Хуҗалыкта бөртекле культураларның уңышы гектардан 47 центнердан артык тәшкил итте.


Нет комментариев