Азык әзерләү планының өчтән бер өлеше үтәлгән
АПК: эш-мәшәкатьләр

Азык әзерләү планының өчтән бер өлеше үтәлгән

Районның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә азык җитештерү сезонының кызган чагы

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 2 июльгә 4200 гектарга якын күпьеллык үләннәр чабылган. Кибәнгә 3878 тонна сыйфатлы печән салынган, бу планлы күрсәткечнең 33 процентын тәшкил итә. Кичәге көндә генә дә азык җитештерүчеләр 125 тонна печән запасы туплаганнар.

Траншеяларга 14 123 тонна сенаж салынган – бу планның 32 проценты. Кичәгесе көндә азык звенолары 109 тонна яшел масса салган.

Үсемлекләр эшенә төзәтмәләр кертүче көйсез һава шартларына карамастан, тәҗрибәле хезмәтчәннәр азык әзерләү кампаниясен дәвам иттерү өчен мөмкинлекләр таба. Алар билгеләнгән күрсәткечләрне үтәргә омтылып, һәр кояшлы сәгатьтән файдаланырга тырышалар.

Район кырларында үсемлекләрне яклау буенча агрочаралар да башкарыла. Басу-кырларны корткычларга каршы эшкәртү төгәлләнгән, чәчүлекләрне гербицид һәм фунгицид белән эшкәртү соңгы гектарларда алып барыла. Бөртекле культураларны яфрак аша тукландыру – 77 процентта, тамырдан тукландыру 53 процентта башкарылган.


Нет комментариев