Айлык игълан ителде
АПК: эш-мәшәкатьләр

Айлык игълан ителде

1 августтан ТРның муниципаль районнарында 2017 елда урып-җыю эшләре чорында производство иминлеге буенча айлык игълан ителде. Айлык чорында авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә иминлекне тәэмин итү буенча чаралар планлаштырылган. Айлык кысаларында урып-җыю-транспортлаштыру комплексының бөтен хезмәткәрләре белән хезмәт иминлеге буенча чираттан тыш инструктажлар үткәрелергә тиеш, медицина аптечкалары һәм ут сүндергечләрнең булуы, урак өстендә...

1 августтан ТРның муниципаль районнарында 2017 елда урып-җыю эшләре чорында производство иминлеге буенча айлык игълан ителде.

Айлык чорында авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә иминлекне тәэмин итү буенча чаралар планлаштырылган. Айлык кысаларында урып-җыю-транспортлаштыру комплексының бөтен хезмәткәрләре белән хезмәт иминлеге буенча чираттан тыш инструктажлар үткәрелергә тиеш, медицина аптечкалары һәм ут сүндергечләрнең булуы, урак өстендә катнашучыларның махсус киемнәр, аяк киемнәре һәм башка шәхси саклану чаралары белән тәэмин ителеше тикшерелә. Шулай ук техникаларның, уңышны кабул итү һәм саклау объектларының янгынга каршы торышын тикшерү күздә тотыла.


Нет комментариев