Актайлыларны менә дигән уңыш көтә
АПК: эш-мәшәкатьләр

Актайлыларны менә дигән уңыш көтә

«Актай» АПК авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә игеннәрне урып-җыюга керештеләр.

Икенче көн ашлык җыю, транспорт һәм хезмәт күрсәтү техникасы Рус Кармәтеннән ерак түгел урнашкан көзге бодай участогының төрле почмакларында тупланган.

Барлык эшләр дә комплекслы алып барыла: ашлык суктыру, аны элеваторга озату һәм салам әзерләү.

Кыр кораблары, үзләреннән соң калын салам теземнәре калдырып, бер-бер артлы хәрәкәт итәләр. Комбайннар һәрдаим туктыйлар һәм сигнал бирәләр. Алар янына зур йөк автомашиналары киләләр, бункерлардан бөртекне төяп, тиешле урынга юл тоталар. Басуда эш кайный. Комбайннар суктырып узган җирдә эшкә пресс-җыйгыч керешә – салам теземнәрен җыеп, пресслап, аларны төргәкләргә куя.

Бу хуҗалыкта бөртекле культуралар 1900 гектардан артык мәйдан били. Шул исәптән 1158 гектар – көзге бодай. Контроль суктырганда гектарыннан 50 центнердан артык уңыш алынган. Урып-җыю ахырына кадәр актайлылар мул уңыш көтәләр.

– Быел урып-җыюны база хуҗалыгы ярдәмендә башкарабыз – басуда 14 комбайн эшли, – ди агроном Михаил Градусов. – Шул исәптән безнең комбайнчы Сергей Прописнов һәм ярдәмчесе Роман Осипов составындагы экипаж да. Механикалаштырылган звено составында Владимир Ковряков та бар. Ул – тумыштан игенче, күп еллар дәвамында җәйге ял вакытында безнең предприятиегә урак өстендә ярдәм итте. Хәзер ул «Аксу Агро»да һәм безнең кырларда эшли.

Бер басуда суктыруны төгәлләп, киләсе басуга күчәчәкләр. Икенче бүлектә «Нива» комбайны экипажы борчак суктыруга әзерләнә. Инде бу культураны десикацияләгәннәр һәм менә-менә урып-җыюга керешәчәкләр.

”Актай”да урып-җыю эшләре барышы белән Россельхозцентр район бүлекчәсе җитәкчесе Габдерәшит Гыйльметдинов һәм район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең игенчелек буенча консультанты Фәндәс Гафиятуллин таныштырдылар, кайбер сораулар буенча киңәшләр бирделәр.


Нет комментариев