Аксубай яңалыклары

Аксубай районы "Авыл таңнары" газетасы

16+
Рус Тат
АПК: эш-мәшәкатьләр

Актайлылар киеренкелекне югалтмый

"Актай" агрофирмасы игенчеләре өчен иң җаваплы чор җитте. Узган ел алар игеннәрне җыеп алуны районда беренчеләрдән булып төгәлләгәннәр иде. Быел да урып-җыю темплары шул хакта искәртә. Хуҗалыкта бөртеклеләр 1,5 мең гектардан артык мәйдан били. Уракта 5 комбайн катнаша. Комбайнчылар беренче генә тапкыр штурвал артына утырган кешеләр түгел - йөкләнелгән бурычны...

"Актай" агрофирмасы игенчеләре өчен иң җаваплы чор җитте.
Узган ел алар игеннәрне җыеп алуны районда беренчеләрдән булып төгәлләгәннәр иде. Быел да урып-җыю темплары шул хакта искәртә.
Хуҗалыкта бөртеклеләр 1,5 мең гектардан артык мәйдан били. Уракта 5 комбайн катнаша. Комбайнчылар беренче генә тапкыр штурвал артына утырган кешеләр түгел - йөкләнелгән бурычны уңышлы үтәү өчен тәҗрибәләре дә, осталыклары да җитәрлек. Комбайннар исә, яңа булмасалар да, ышанычлы хәзерләнгән, көйләнгән.
Беренче булып арпа чаптыруга керештеләр. Чистай автомобиль юлының уң ягында урнашкан тулы башаклы басу юлдан узып йөрүчеләрнең игътибарын үзенә җәлеп итә. Андрей Горбатов, Михаил Егоров, Анатолий Турлуков әлеге кырда озак эшләмәделәр - чаптыруны тиз арада төгәлләделәр дә. Күптән түгел безнең гәзиттә, бу механизаторларның маллар өчен азык хәзерләүдә удар темплар белән эшләүләре хакында мәкалә басылган иде. Алар һөнәрләрен "алмаштырганнар" һәм шул ук эш тәртибендә уракта хезмәт куялар.
Теземнәргә салынган бөртек "җитешү" белән Владимир Степанов, Владимир Ковряков, Иван Беспалов, Җәлил Тимбиков һәм Александр Горбатов үзләренең җыйгыч таккан кыр корабларын кырга алып чыктылар. Комбайннар тезем рәтләре буйлап салмак кына хәрәкәт итәләр. Аларга КамАЗ шоферлары Алексей Малецков, Сергей Щекачев, Илшат Сәгыйров хезмәт күрсәтә. Алар кыр читендә кизү торалар, комбайндагы сигнал лампасында ут күренү белән, ашлыкны төяү өчен, аның янына киләләр. Аннан соң тулы әрҗәләр белән ындыр табагына юл тоталар.
Яңа уңыш ашлыгы складларда киләсе сезонга кадәр яхшы саклансын өчен берничә процесс үтәргә тиеш. Ындыр табагы - стратегик объект, монда суктырылган культуралар әлеге процедураларның барысы аша да уза.
Уңышны алдан әзерләнгән мәйданчыкларга бушаталар. Стационар ашлык эшкәртү машинасы аша бер сменада 20 тоннадан артык бөртек чыгарыла. Машиналар белән производство ветераны Михаил Матюшкин идарә итә. Уңыш шулай ук Евгений Тиманов идарә иткән ашлык чистарту машинасы аша да үтә. Светлана Золина җитәкчелегендәге бригада ашлык эшкәртүдә ярдәм итә.
- Эш оешкан төстә, өзлексез алып барыла, - дип сөйли управляющий Михаил Градусов. - Хезмәтчәннәрнең һәркайсы үз урынында эш темпын киметмичә, намуслы хезмәт куя. Уракта катнашучыларга техник хезмәт күрсәтү дә, тукландыру да яхшы оештырылган. Хуҗалыкта артык көчләр юк, барысын да вакытында башкарырга кирәк.
Рәсемдә: Иван Беспалов, Алексей Малецков.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев