Аксубайлылар узган елдагыдан 200 килограммга күбрәк сөт тапшыралар
АПК: эш-мәшәкатьләр

Аксубайлылар узган елдагыдан 200 килограммга күбрәк сөт тапшыралар

Аксубай районының шәхси хуҗалыклары сөт тапшыру күләмен узган ел белән чагыштырганда 200 килограммга арттырганнар.

2021 елның октябрь аенда сөт җыючылар шәхси сектордан көн саен 19,5 тонна сөт җыялар.

Берничә ел дәвамында авыл җирлекләре арасында сөт тапшыру буенча Иске Ибрай авыл җирлеге беренчелекне алып тора. Район авыл хуҗалыгы идарәсенең оператив мәгълүматларына караганда, бүгенге көндә күрсәткеч 2700 килограммнан артык тәшкил итә. Иске Татар Адәмсуы, Беловка авыл җирлекләрендә сөтне бер тоннага кимрәк тапшыралар. Шунысы игътибарга лаек – һәр авыл җирлегендә күрсәткечләр арта бара.

Фото


Нет комментариев