Аксубайлылар «Агроволга-2021» Кыр көнендә катнаштылар
Район башлыгы Камил Гилманов җитәкчелегендәге Аксубай районы делегациясе «Казан Экспо» күргәзмә үзәге территориясендә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан оештырылган «Агроволга-2021» агросәнәгать күргәзмәсендә катнашты.
Делегация составында – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Борис Соломонов, авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре, шулай ук районның крестьян-фермер хуҗалыклары башлыклары бар иде.
Район вәкилләре ачык һавада оештырылган авыл хуҗалыгы производствосындагы казанышлар күргәзмәсе белән таныштылар (анда Россиянең 30 төбәгеннән 304 оешма катнашты. Әлеге күргәзмәдә Аксубай районы продукциясе дә тәкъдим ителде – Сергей Кузьмин КФХсы ябык грунтта үстерелгән яшелчәләр тәкьдим итте. Район вәкилләре шулай ук экспоүзәк мәйданчыкларында эшлекле форумда катнаштылар. Аксубайлылар район агрокомплексын алга таба үстерү өчен бик күп яңалыклар белделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев