“Актай” ҖЧҖдә язгы чәчүне уздыру буенча юл картасын кабул итү буенча киңәшмә узды.
Агросәнәгать комплексы директоры Ришат Сруртдинов һәм агроном Михаил Градусов 2022 елгы чәчү эшләренең агрономик һәм икътисади өлешен тәкъдим иттеләр.
Авыл хуҗалыгы предприятиесе 2741 гектар мәйдан били. Агымдагы елның язында 386 гектарда – солы, 150 гектарда– борчак, 173 гектарда – бөртеккә кукуруз, 38 гектарда – карабодай, 511 гектарда көнбагыш (хуҗалыкта 1158 гектарда көзге бодай һәм 325 гектарда күпьеллык үләннәр мәйданнары бар) чәчү планлаштырыла.
Чәчү эшләрен ике агрегат алып барачак. Орлык, ашлама кертү, механизаторларны кирәкле барлык әйберләр белән тәэмин итү мәсьәләләре дә уйланылган. Болар барысы да район башлыгы Камил Гилманов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе һәм Россельхозүзәк вәкилләре белән килештерелгән эш планында чагылдырылган.
– Дөньядагы сәяси вәзгыятькә бәйле, быелгы уңышка зур ставка ясала, – дип ассызыклады район җитәкчесе. – Шуңа күрә язгы уракның беренче көннәреннән үк иген басуларыннан зур табыш алу өчен нигез салынырга тиеш. Туфракта дым булган вакытны кулдан ычкындырмау бик тә мөһим. Чәчү эшләре кыска вакыт эчендә төгәлләнергә тиеш.
Актайлылар чәчүнең җаваплы мизгеленә коралланып әзер. Техник арсенал яңа булмаса да, ышанычлы итеп әзерләнгән. Авыл хезмәтчәннәре нәтиҗәле эшләүгә исәп тота.
Камил Гилманов хезмәтне саклау мәсьәләләренә тукталды, һәр хезмәткәр инструктаж, медицина тикшерүе узарга, кайнар ризык, махсус кием белән тәэмин ителергә тиеш, дип билгеләп үтте. Орлык агулаганда куркынычсызлык техникасына аерым игътибар бирергә кирәк. Киңәшмәдә билгеләп үтелгәнчә, «Актай» ҖЧҖнең механизаторлар коллективы – тикшерелгән, теләсә нинди бурычны үтәргә сәләтле.
Нет комментариев