Йорт хайваннарына нинди генә куркыныч янамый. Шуларның берсе - туберкулез авыруы. Бу куркыныч авыру турында җентекләп сөйләүне үтенеп без Дәүләт ветеринария инспекциясенең территориаль бүлек ветеринария инспекторы Ольга Алексеевага мөрәҗәгать иттек. Туберкулез - малларга һәм кешеләргә йога торган йогышлы хроник авыру. Ул төрле органнарда специфик төенчекләр барлыкка килү белән характерлана. Бу...
Йорт хайваннарына нинди генә куркыныч янамый. Шуларның берсе - туберкулез авыруы.
Бу куркыныч авыру турында җентекләп сөйләүне үтенеп без Дәүләт ветеринария инспекциясенең территориаль бүлек ветеринария инспекторы Ольга Алексеевага мөрәҗәгать иттек.
Туберкулез - малларга һәм кешеләргә йога торган йогышлы хроник авыру. Ул төрле органнарда специфик төенчекләр барлыкка килү белән характерлана. Бу авыру хуҗалыкка зур икътисади зыян китерә. Авыру продуктлылыкның кимүенә, сөтнең зарарлануына, малларны вакытыннан алда сугымга җибәрү яки бракка чыгару, озакка сузылган эпизоотик чаралар һәм башка матди чыгымнар белән бәйле.
- Туберкулез белән авырган хайваннар аны таратучылар булып торалар. Аларның организмыннан авыру таратучы микроблар сөт, борыннарыннан агып чыккан бүлендек аша тарала. Авыру терлекләрнең селәгәйләре белән пычранган азык, су, көтүлекләр, аслыклар, тирес авыру чыганагы факторлары булып тора. Яшь мөгезле эре терлекләр авыру сыерларның сөтләре аша зарарланалар.
Ачык авыру таратучылар зур эпизоотик куркыныч тудыралар, чөнки күп очракларда авыру диагностик реакцияләр белән ачыкланмаска да мөмкин. Шуңа күрә терлекләрне уңышлы көтүгә чыгарганда алар авыру чыганагы булып тора һәм эпизоотик процесс тудыралар.
Авыру йогу юлы алиментар, әмма аэрозоль алым да искәрмә түгел. Аеруча да авыру терлекләрне сәламәт маллар белән начар җилләтелгән, дымлы, ябык биналарда асраганда, тулы кыйммәтле тукландыру белән тәэмин итмәгәндә.
Туберкулез гадәттә аерым билгеләрсез хроник алым белән үтәргә дә мөмкин.
Хайваннарда туберкулинга уңай реакция чир йоктырганнан соң 14-40 көн дәвамында ачыклана. Авыру хайваннарны нигездә аллергиягә тикшереп ачыклыйлар. Туберкулез таякчыклары гадәттә сугымнан соң органнарны тикшергәндә ачыклана.
Табигатьтә туберкулездан тыш шартлы-патогенлы, атипик сапрофит микобактерияләр дә бар. Мондый микроблар белән зарарланган терлекләр дә ниндидер күләмдә туберкулинга йогынты ясарга мөмкин.
Нәтиҗәдә туберкулез диагнозы бары тик комплекслы алым - эпизоотик, клиник, патологоанатомик һәм лаборатория диагностикасы ысуллары белән һәм шулай ук тире астына туберкулин җибәреп кенә куела.
Нет комментариев