Аксубай районында техника куелышын тикшерәләр
АПК: эш-мәшәкатьләр

Аксубай районында техника куелышын тикшерәләр

Урып-җыю чоры артта калды. Игенчеләрнең киләсе бурычы – кыр эшләреннән бушаган агротехниканы саклауга кую.

Техниканы сыйфатлы саклау – аны язгы сезонга әзерләүнең иң уңышлы шартларының берсе.

Бүген районда АПКлар арасында техниканы кышкы саклауга кую һәм машина-трактор паркларын авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлауга әзерләү буенча республика конкурсы уза.

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләре, авыл хуҗалыгы идарәсе, Дәүләт техник күзәтчелек җитәкчелеге, авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләреннән торган махсус комиссия районның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә эшләрнең торышы белән таныша.


Нет комментариев