Озакка сузылган яңгырлар игенчеләр эшенә әледән-әле комачулап торды. Шуңа да карамастан, район игенчеләре чәчү эшләрен оптималь срокларда тәмамлау өчен бөтен мөмкинлекләрдән файдаланалар.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 29 майга сабан культуралары 46300 гектардан артык мәйданда чәчелгән. Соңгы гектарларда бодай һәм арпа чәчү бара, борчак, вика, солы, карабодай тулы күләмдә чәчелгән. Авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә: «Аксу Агро», «Актай» һәм «Колос» хуҗалыкларында сабан культураларын чәчү төгәлләнгән.
Район буенча планлаштырылган мәйданнарның яртысында (1573 гектар) азык культуралары, гомуми күләмнең 88 процентында (22360 гектар) техник культуралар чәчелгән.
Нет комментариев