Аксубай районында планлаштырылган сенаж күләменең өчтән бер өлеше салынган
АПК: эш-мәшәкатьләр

Аксубай районында планлаштырылган сенаж күләменең өчтән бер өлеше салынган

Район кырларында азык әзерләү кампаниясенең кызган чагы.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең 27 июньгә алынган оператив мәгълүматларына караганда, күпьеллык үләннәрнең гомуми күләменнән 5200 гектардан артыгында (план күрсәткеченә карата 55 процент) үләннәр чаптырылган. Өстәвенә, терлек азыгы әзерләүчеләр кичәге көндә генә дә 375 гектарда күпьеллык үләннәрне җыйганнар.

Траншеяларга 13 200 тоннадан артык сенаж салынган, бу планга карата 34 процент тәшкил итә. «Аксу Агро» агрофирмасының «Чистополье» ХКда бу төр сусыл азык – 7200 тоннадан артык (планга карата 61 процент), «Аксу Агро» ҖЧҖендә – 4100 тоннадан артык (31 процент), «Актай» ҖЧҖендә 1212 тонна (92 процент) әзерләнгән. Бу хуҗалыкның азык әзерләү хезмәтчәннәре шулай ук 30 тоннадан артык сыйфатлы печән запасы әзерләргә дә өлгергәннәр.


Нет комментариев