Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АПК: эш-мәшәкатьләр

Аксубай районында көзге культуралар торышын уңай бәялиләр

Күптән түгел генә бауларда кар ята иде, Россельхозүзәк бүлеге һәм район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре уҗымнар торышын күзәтеп тордылар.

Ә бүген хәл башкача – басулар кардан арынды. Кышкы айлардан соң көзге культуралар үзләрен ничек хис итүләре турында Россельхозүзәкнең район бүлеге җитәкчесе Габдерәшит Гыйльметдинов сөйли.

– Көзге культуралар торшына уңай бәя бирергә була. Нигездә, көзге культураларның 80-60 проценты кардан арынган. Тикшерелгән участокларда чәчүлекләрнең һәлак булуы күзәтелмәде. Әлбәттә, су күп яткан урыннарда табигый һәлак булулар ихтималы бар. Хәзерге вакытта үсемлекләрнең вегетациясе башланды. Кар эрегәннән соң уҗымнарны тукландыру таләп ителә – көзге культураларны тукландыру транспортның басуларга керү мөмкинлеге булуга ук башланачак. Районда минераль ашламалар запасы җитәрлек күләмдә тупланган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев