Аксубай районында күпьеллык үләннәрнең 33 проценты чабылган
АПК: эш-мәшәкатьләр

Аксубай районында күпьеллык үләннәрнең 33 проценты чабылган

Район басуларында терлек азыгы әзерләү эшләре интенсив бара.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең 23 июньгә алынган оператив мәгълүматларына караганда, гомуми мәйданы 9489 гектар тәшкил иткән күпьеллык үләннәрнең 3100 гектардан артыгы чабылган. Шуның 1800 гектары – печән, 1200 гектардан артыгы сенаж өчен. 5380 тонна сыйфатлы сенаж, 572 тонна печән әзерләнгән.

«Чистай» ХКның «Аксу Агро» АФында сенаж әзерләү актив бара. Хуҗалыкта 4000 тоннадан артык сенаж (план күрсәткеченә карата 34 процент) салынган. «Аксу Агро» ҖЧҖендә 1300 тоннадан артык сенаж траншеяларга салынган.


Нет комментариев