Аксубай районында комбайннар парады узды
АПК: эш-мәшәкатьләр

Аксубай районында комбайннар парады узды

Аксубай районында ашлык җыю техникасының урып-җыюга әзерлеген махсус комиссия тикшерде.

Һәр яңа көн игенченең хезмәтен гәүдәләндерүче көзге урак башлануын якынайта.

Районның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә алда торган урып-җыюга соңгы әзерлек эшләре бара.

– Механизмнарның эштәге җитешсезлекләре кырда эшләү вакытында ачыкланмасын өчен, аларны бүген ачыкларга һәм оператив рәвештә бетерергә кирәк, – дип ассызыклады район башлыгы Камил Гилманов, район авыл хуҗалыгы предприятиеләренең ашлык җыю техникасының әзерлеген тикшерү вакытында «Волга-Селект» ҖЧҖендә механизаторларга мөрәҗәгать итеп.

Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Борис Соломонов, «Гостехнадзор»ның баш белгече Илдар Бикмөхәммәтов, механикалаштыру буенча консультанты Рамил Фәттахов, игенчелек буенча консультант Фәндәс Гафиятуллин, шулай ук республика вәкилләре – «Татмелиорация» ААҖ генераль директоры Рөстәм Сөнгатуллин, «Татмелиорация» ААҖ директоры урынбасары Азат Залаков, авыл хуҗалыгы академиясе доценты, техник фәннәр кандидаты Геннадий Пикмуллин составындагы комиссия узган җомгада, 15 июльдә, «Аксу-Агро» ҖЧҖнең МЮД һәм Иске Ибрай бүлекчәләрендә, «Чистай» агро холдингының Иске Савруш бүлекчәсендә, Кәкре Күлдәге «Волга-Селект» ҖЧҖнең үзәк базасында, шулай ук «А.А. Никитин» крестьян-фермер хуҗалыгында булдылар.

Әлеге авыл хуҗалыгы предприятиеләренең барысында да техниканы уракка әзерләү дәрәҗәсе, комиссия әгъзалары билгеләп үткәнчә, тиешле таләпләргә туры килә торган дәрәҗәдә.

Югарыда аталган авыл хуҗалыгы формированиеләрендәге ашлык җыю техникасының торышын бәяләп, белгечләр быелгы уракның авыр булачагын ассызыклады. Салкын һава торышы аркасында бөртекле һәм кузаклы культураларның вегетация чоры тоткарлану сәбәпле, урып-җыю гадәттәгедән ун-унике көнгә соңрак башланачак, димәк, чүп үләннәре дә күбрәк булачак дигән сүз. Димәк, игенчеләргә узган елдагыга караганда күпкә авырракка туры киләчәк. Урып-җыюны тиз арада төгәлләргә кирәк.

– Уңыш язмышы да, һәрвакыттагыча, хәзер сезнең һәркайсыгызга бәйле, – дип мөрәҗәгать итте республика вәкиле Рөстәм Сөнгатуллин ремонт бригадалары комбайнчыларына һәм механизаторларга. – Тиздән комбайннарны иген басуларына чыгарырга туры киләчәк. Без бүген техниканың ышанычлы кулларда булуын күрдек. Ә уңышка фаразлар начар түгел.

Моны көзге һәм язгы бодайның, арышның һәм борчакның районлаштырылган сортлары – культуралар күргәзмәсе дә раслады.

– Иң мөһиме, эштә сак булыгыз һәм куркынычсызлык техникасына игътибар итегез, сәламәтлек – барыннан да элек, якыннарыгызны онытмагыз, – дип билгеләп үтте авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Борис Соломонов.

Июль уртасы – җәй уртасы. Дала корабларына басу-кырларга чыгарга да күп вакыт калмады. Аларның штурваллары артында районның иң тәҗрибәле, үз эшләрен яхшы белгән игенчеләре булуын без беләбез. Урып-җыю темпларының ничек темп алуын күрми дә калырбыз.


Нет комментариев