Язгы кыр эшләре башлану белән «Волга-Селект» ҖЧҖ басуларына беренче булып игенчеләр Мәүлет Закиров һәм Дмитрий Мясников чыгачак.
Механизаторлар «Туман» сиптергечләре белән идарә итәчәк. Яшь булуларына карамастан, алар үсемлекчелектә тәҗрибә тупларга өлгергән инде. Мәүлет Закиров «Волга-Селект»та өченче сезон эшли. Ул белгечлеккә Түбән Кама агросәнәгать көллиятендә укыган, заводта эшләргә өлгергән, Аксубайга әйләнеп кайткан. Дмитрий Мясников Аксубай универсаль технологияләр техникумында укый һәм параллель рәвештә һөнәри күнекмәләр ала. Аның өчен бу – икенче эш сезоны.
– Мәүлет Закиров һәм Дмитрий Мясников үз эшләренә җаваплы карыйлар, – дип билгеләп үтте авыл хуҗалыгы предприятиесенең баш агрономы Илшат Гафиятов. – Алар эштә башкаручан һәм намуслы. Шуңа быел да аларга зур өметләр баглыйбыз.
Узган ел егетләр нәкъ менә шушы агрочарага җәлеп ителгән һәм алар яхшы нәтиҗәләр күрсәткәннәр. Һәр көнне 250-300 гектарга кадәр төрле культуралар эшкәрткәннәр. Быелгы сезонда да алар үз бурычларын беләләр. Уңыйлы вакыт җитүгә үк, алар үзйөрешле машиналарны көзге культуралар басуларына алып чыгачак. Аларга 4400 гектарда – көзге культуралар, 4500 гектарда – көнбагыш, 700 гектардан артык мәйданда – борчак, 2000 гектардан артык рапс эшкәртергә кирәк булачак. Гомумән алганда, уртача 14 мең гектарда каты ашлама кертәсе бар. Аннары үзйөрешле техниканы янәдән сиптерүгә җиһазлаячаклар. Әлеге төр эшкәртүне 23 мең гектарда башкарасы бар.
Нет комментариев