Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АПК: эш-мәшәкатьләр

Аксубай кырларын органика белән ашлыйлар

Аксубай районында басу-кырларга органик ашлама чыгару буенча эшләр дәвам итә.

Органик ашлама – тирес – туфрак структурасын яхшырту өчен иң кыйммәтле компонентлардан санала. Ул кырларның уңдырышлылыгын арттыра, ә органик ашлама белән баетылган туфракның нәтиҗәлелеге биш елга кадәр кимеми.

Көз башыннан «Чистополье» холдинг компаниясе «Аксу Агро» ҖЧҖ авыл хуҗалыгы җирләренә органик ашлама кертә башлады. Бу эш кыш айларында да дәвам итә. «МОЛКО» ҖЧҖнең «Октябрь» бүлекчәсе сөтчелек комплексы янында бик күп тирес тупланган. Хуҗалыкның пар җирләренә органик ашлама төяү процессы иртәдән кичкә кадәр алып барыла. Куәтле тракторлар органиканы йөк машиналарына төяп тора, ә транспортчылар бу кыйммәтле компонентны төрле участокларга ташый. Карның күп булуы, авыр үтелә торган кышкы юллар да бу мөһим эшне башкару өчен киртә булып тормый.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев