Аксубай игенчеләре язгы кыр эшләренә чыгарга әзер
Районның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә 2022 ел язгы кыр эшләрен үткәрүгә әзерлек буенча смотр-бәйге узды.
Хуҗалыкларның язгы кыр эшләренә әзерлеген махсус комиссия бәяләде. Аның составында район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Борис Соломонов, Россельхозүзәкнең ТР буенча филиалы җитәкчесе урынбасары Рафис Хәбибуллин, Гостехнадзор бүлеге җитәкчесе Илдар Бикмөхәммәтов, Россельхозүзәкнең район бүлеге җитәкчесе Габдерәшит Гыйльметдинов, район авыл хуҗалыгы идарәсенең механикалаштыру буенча консультанты Рамил Фәттахов, игенчелек буенча консультант Фәндәс Гафиятуллин эшләделәр.
Комиссия бәя бирүдә язгы кыр эшләре башлану белән басу-кырларга чыгачак авыл хуҗалыгы техникасы һәм тракторларының, авыл хуҗалыгы машиналарының, агрегатларның техник торышына, авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә хезмәтне саклауны оештыруга, күчмә ремонт бригадаларын формалаштыруга, орлык әзерләүгә, минераль ашламалар белән тәэмин итү мәсьәләләренә аерым игътибар бирде.
МЮДта ТЕХНИКАЛАР ПАРАДЫ

Тикшерү «Аксу Агро» ҖЧҖнең Мюд филиалыннан башланды. Авылга керү юлындагы басу участогында чын-чынлап техникалар парады урын алды. Төрле модификациядәге тракторларның, авыл хуҗалыгы машиналарының, туфрак эшкәртү, чәчү агрегатларының төгәл сафлары теләсә нинди комиссияне таң калдырырлык. Филиал директоры Газыйм Шәрәпов алда торган язгы чәчүгә куелган эшләр белән таныштырды. 14200 гектардан артык гомуми мәйданның 12000 гектарын сабан культуралары биләячәк.
Бөртекле культуралар өчен – дүрт, техник культуралар өчен өч чәчү комплексы җәлеп ителәчәк. Техника тулысынча ремонтланган, комплектланган. Хезмәтне саклау мәсьәләсе хәл ителгән, механизаторларга биремнәр җиткерелгән.
Комиссия әгъзалары коллектив белән аралаштылар. Борис Соломонов игенчеләрнең уңышлы эшләүләрен теләде, шул ук вакытта, техник куркынычсызлыкның беренче урында булырга тиешлеген билгеләп үтте.

– Быел сез, кыр хезмәтчәннәренә, аерым өмет, – дип ассызыклады Рафис Хәбибуллин. – Чәчүне кыска срокларда төгәлләргә кирәк. Орлык кыйммәт, алар яхшы уңыш бирсен өчен, аларның шытымы уңайлы дымлы туфракта узарга тиеш.
«ВОЛГА-СЕЛЕКТ» ЯЗГА ӘЗЕР
«Волга-Селект» ҖЧҖдә барлык техник арсенал, традиция буенча, Кәкре Күл авылы артындагы кыр участогында урнашты. Кабул итү комиссиясе тракторлар, авыл хуҗалыгы машиналары, агрегатлар линейкасын карады. Хуҗалыкның алда торган чәчүгә әзерлек дәрәҗәсенә лаеклы бәя бирелде. Авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчесе Иршат Хәнифов узган ел нинди нәтиҗәләргә ирешүләре, агымдагы елга нинди бурычлар куелуы турында сөйләде.


Тикшерүчеләр шулай ук авыл хуҗалыгы предприятиесенең узган елның көзендә төзелгән эретмә узелында, склад биналарында булдылар (алар Рус Кармәте авылы янында урнашкан), Россельхозүзәк бүлеге әзерләгән материалларның үрнәкләре һәм биопрепаратлар кулланып шыттырылган үсентеләр белән таныштылар.
«АКСУ АГРО» АГРОФИРМАСЫ ҖИТДИ ӘЗЕРЛЕКТӘ
Комиссия «АКСУ АГРО» агрофирмасының үзәк базасында булды. Биредә хәзерге моментта предприятиегә төп компаниядән килгән техника урын алган иде.
Монда алда торган чәчү кампаниясенә җитди әзерләнгәннәр, туфрак эшкәртүгә, чәчү эшләренә, операцияләр логистикасына кагылышлы барлык мәсьәләләр дә уйланылган. Механикалаштырылган звенолар составында, нигездә, практик тәҗрибәләре зур булган кешеләр. Шулай ук алда торган язгы кыр эшләрендә катнашачак хезмәтчәннәр белән эшлекле сөйләшү булды.

Җитәкчеләр язгы кампаниядә катнашачак кыр улларына иң яхшы теләкләрен биткерделәр, аларның һәркайсы кирәк һәм мөһим булуын, техника белән эшләгәндә куркынычсызлык чараларын кискен үтәүләрен билгеләп үттеләр.
ИСКЕ ИБРАЙДА МАШИНА ПАРКЫНДА СМОТР
«Аксу Агро» ҖЧҖнең Иске Ибрай авылы янындагы машина-трактор паркында язгы әзерлекне тәкъдим иттеләр. Комиссия техник арсеналны карады. Предприятие җитәкчесе Аркадий Пирогов орлыклар, ашламалар белән эшнең ничек торуы турында сөйләде. Хезмәтне саклау мәсьәләсе буенча эшнең ничек торуы турында әлеге тармак белгече Әлфия Нуриева бәян итте. Ул шулай ук әлеге юнәлешкә кагылышлы барлык материалларны да тәкъдим итте, моның өчен ул комиссиядән аерым бәяләмә алды.

Җитәкчеләр язгы кампаниядә катнашучыларга уңышлар теләделәр, куркынычсызлык чараларын тайпылышсыз үтәргә чакырдылар. Рафис Хәбибуллин район авыл хуҗалыгы предприятиеләре белән танышудан алган тәэсирләре белән уртаклашты.
– Аксубай районында мин беренче тапкыр, – диде ул. – Һәм бу сәфәр миндә иң яхшы тәэсирләр генә калдырды. Язгы кыр эшләренә шундый кертемнәр салынуына шаккаттым. Кукуруз һәм көнбагыш орлыгына контрактлар бар, бөртекле культуралар мәсьәләсендә дә проблемалар юк. Техника, ашламалар белән тәэмин ителеш буенча да барысының да бар да тәртиптә, читтән кертү тәмамланып килә. Язгы кыр эшләренә әзерлекне югары бәялим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев