Аксубай игенчеләре урып-җыюны һәр сәгатьтән максималь файдаланып алып баралар
АПК: эш-мәшәкатьләр

Аксубай игенчеләре урып-җыюны һәр сәгатьтән максималь файдаланып алып баралар

Бөртекле культуралар мәйданнары көннән-көн кими бара – Аксубай игенчеләре урып-җыюны максималь йөкләнеш белән алып баралар.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматларына караганда, бүгенге көндә 30 мең 700 гектардан артык мәйданнан бөртекле культуралар урылган (план күрсәткеченнән 71 процент), 52 мең тоннадан артык ашлык суктырылган.

Тәүлекнең якты вакытында эш бер генә минутка да тукталмый. Узган көндә генә дә район буенча 2800 гектардан артык мәйдан урылган. Урак башыннан бирле 850 гектардан артык мәйданнан көзге арыш, 12700 гектардан артык мәйданнан көзге бодай, 10200 гектарда арпа, 3900 гектарда борчак, 2300 гектарда сабан бодае, 660 гектарда солы җыеп алынган.

 


Нет комментариев