Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АПК: эш-мәшәкатьләр

Аксубай игенчеләре чәчүлекләрне кортычларга һәм авыруларга кршы эшкәртәләр

Район басуларында үсемлекләрне саклау буенча агрочаралар колач алды.

Шытып чыккан сабан культуралары корткычларга, авыруларга каршы тора алмый. Культуралар тоткарлыксыз үссен һәм яхшы уңыш бирсен өчен механизаторлар чәчүлекләрне махсус препаратлар белән сиптереп эшкәртәләр.

Район буенча мондый агрочараларны 61588 гектардан артык мәйданда башкарасы бар. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 31 майга чүп үләннәренә каршы гербицид белән эшкәртү 13500 гектардан артык мәйданда башкарылган. Шундый ук күләмдә үсемлекләрне фунгицид белән эшкәртү (авыруларга каршы) башкарылган. Көн саен сиптергеч агрегатлар басуларда мең ярым гектардан артык мәйданда әлеге төр эшләрне башкаралар. Чәчүлекләргә 3800 гектардан артык мәйданда корткычларга каршы инсектицид препаратлар кертелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев