Ильяс Сөләймановның фермер хуҗалыгында заманча роботлаштырылган ферма эшләячәк.
Ильяс Сөләйманов фермерлык эше белән күп еллар шөгыльләнә. Ул үз хуҗалыгында сөт терлекчелеген, атлар үрчетүне үстерә. КФХның сөтчелек көтүлегендә 150 баш сыер бар. Булдыклы һәм максатчан кеше буларак, продукция алуда иң яхшы нәтиҗәләргә омтыла.
Ильяс Сөләйманов ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан гаилә терлекчелек фермаларын үстерүгә грант отты һәм роботлаштырылган ферма төзеде, биредә карау һәм саву буенча барлык процессларны да робот башкарачак. Бу көннәрдә булачак терлекчелек объектында эшләтеп җибәрү-көйләү эшләре алып барыла. Бик тиздән корпус сөт терлекләре белән тулыланачак.
Нет комментариев