Аксубай белгечләре уҗымнар торышын уңай бәяләделәр
АПК: эш-мәшәкатьләр

Аксубай белгечләре уҗымнар торышын уңай бәяләделәр

Россельхозүзәкнең район бүлеге җитәкчесе Габдерәшит Гыйльметдинов һәм район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең игенчелек буенча консультанты Фәндәс Гафиятуллин район кырларында чираттагы тапкыр көзге игеннәрнең торышын тикшерделәр.

Көзге игеннәр участокларында кар катламының калынлыгы – 50 сантиметрдан артык. Электрон туфрак термометры куаклану төененең тирәнлегендә (ике сантиметр) 0 градус күрсәтте.

4 апрель көнне көндез һава температурасы +2 градус тәшкил итте.

– Хәзерге вакытта көзге культураларда шикәр микъдары норма чикләрендә, – дип билгеләп үттеләр белгечләр. – Тик сулыш алу процессларының көчәюе белән бәйле, үсемлекләрдә шикәр микъдары кими башлый. Шуның өчен энергиянең йомшаруы күзәтелә. Әмма кар эреп беткәч, кырларны язгы тукландырудан соң, барысы да нормага килергә тиеш.


Нет комментариев