Аксубай авыл хуҗалыгы предприятиеләре көнбагыш җыюны төгәлләделәр
АПК: эш-мәшәкатьләр

Аксубай авыл хуҗалыгы предприятиеләре көнбагыш җыюны төгәлләделәр

Аксубай районы авыл хуҗалыгы формированиеләрендә көнбагыш суктыру төгәлләнде.

Район буенча бу техник культура өчен 7100 гектардан артык мәйдан бүлеп бирелгән иде. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 5 октябрьгә 13160 тонна көнбагыш суктырылган.

«Волга-Селект» ҖЧҖдә көнбагыш район буенча иң зур мәйдан биләде – 2800 гектардан артык. Бу авыл хуҗалыгы предприятиесе игенчеләре 4400 тоннадан артык көнбагыш җыеп алдылар. «Аксу Агро»да – 2500 гектар мәйданнан 5100 тоннадан артык көнбагыш суктырып алганнар. Игенчеләр урып-җыю эшләрен иң яхшы агротехник срокларда башкарып чыктылар, шуның белән продукциянең сыйфатын саклап калдылар.

 


Нет комментариев