Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
АПК: эш-мәшәкатьләр

«Аксубай» агрофирмасында – эшлекле кәеф

«Аксубай» АФда механизаторлар коллективы җир эшен яхшы белгән тәҗрибәле игенчеләрдән тора.

Һәм бу – үсемлекчелек тармагында уңышлы эш алып баруда төп шартларның берсе.

– Быелгы чәчү кампаниясе уңайлы шартларда, кыска срокларда тәмамланды, – дип сөйли авыл хуҗалыгы предприятиесенең баш агрономы Фәнис Хәмидуллин. – Бердәм эшләдек, башка еллар белән чагыштырганда чәчүне күпкә иртәрәк төгәлләдек. Басу-кырларга ашламаны планлаштырылган күләмдә керттек. Гомумән алганда, уҗымнар яхшы кышлады, бары аз гына өлешен – 300 гектарын яңадан чәчәргә туры килде.

12 мең гектардан артык сөрү җирләренең 800 гектарын – сабан бодае, 1200 гектарын – арпа, 800 гектарын – көнбагыш, 1500 гектарын – кукуруз, 300 гектарын ашлыкка кукуруз тәшкил итә.

– Чәчү кампаниясе кебек мөһим эштә игенчелектә күп еллар хезмәт куйган хезмәтчәннәргә, белгечләргә аерым өметләр баглыйбыз, – дип ассызыклады баш агроном. – Һәм алар моны нәтиҗәле хезмәтләре белән исбатлыйлар. Язгы чәчү өстендә Владимир Шишкин, Юрий Матросов, Платон Петров, Флорид Мингалимов, Вильянис Зәйдуллин тырышып эшләделәр.

Бүгенге көндә агрофирмада чиста пар җирләрен (1800 гектар) эшкәртү тәмамланган, көзге культураларны яфрактан тукландыру ике тапкыр үткәрелгән. Кырларда чәчүлекләрне чүп үләннәренә, корткычларга каршы комплекслы эшкәртү дәвам итә.

Бүген хуҗалыкта терлек азыгы җитештерү колач җәя. Терлекчелек тармакларын азыклар белән тәэмин итү өчен хуҗалыкта ике азык җитештерү бригадасы төзелгән. Алар составында язын сөрү һәм чәчү эшләрендә хезмәт куйган механизаторлар бар. Аларның да шулай ук кәефләре күтәренке. Үзәк базадан төп звено бу көннәрдә «Смена» бүлегендә терлек азыгы әзерләү белән мәшгуль.

Азык әзерләү комплексы иртә таңнан кичке караңгыга кадәр тоткарлыкларсыз эшли. Механизатор Александр Яманов күпъеллык үләннәрне чаптыра. Михаил Крестин «Ягуар»да теземнәрне җыя, ваклый һәм автомобильләр әрҗәсенә төйи. Терлек азыгы әзерләүчеләр бер генә минутны да әрәм итмичә, туктаусыз эшлиләр. Алар көн саен 70 гектарда күпъеллык үләннәрне чаптыралар, 300 тоннага якын сенаж салалар.

Чиратта – «Октябрь», «Баланда», «Карасу» һәм «Сөнчәле» бүлекчәләре. Икенче звено район үзәгеннән шактый ерак урнашкан «Майна» бүлекчәсендә эшли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев