Аксубай яңалыклары

Аксубай районы "Авыл таңнары" газетасы

16+
Рус Тат
АПК: эш-мәшәкатьләр

Аксубайның фермер хуҗалыкларында комбайннар уракка әзер

Урып-җыю башланганчы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Борис Соломонов, Татарстан Республикасы Дәүләт техника күзәтчелегенең бүлек җитәкчесе Илдар Бикмөхәммәтов фермер хуҗалыкларында авыл хуҗалыгы техникасын карадылар.

«Кондратьев Н.А.» КФХында барлык җиде ашлык җыю комбайнына да техник тикшерү уздырылды. Хуҗалык гадәттәгечә кырга беренчеләрдән булып чыга һәм уракны алдынгылар рәтендә төгәлли. Кирәк булганда күршеләренә ярдәмгә килә, башка районнарда да эшли.

«Мясников Л.А.» КФХында ике комбайн техник арау узды – техника эшкә тулысынча әзер, ягулык запасы бар. Тикшерү комиссиясе «Сафин М.С.», «Никитин А. А.», «Саматов Р. Х.», «Сөләйманов И. Г.» фермер хуҗалыкларында һәм районның башка хуҗалыкларында урып-җыю техникасының югары дәрәҗәдә әзер булуын билгеләп үтте.

Фото Дәүләт техника күзәтчелеге бүлеге архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев