Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АПК: эш-мәшәкатьләр

Аксубайлылар республика коллегаларыннан азык әзерләү тәҗрибәсен үзләштерделәр

Аксубай районы вәкилләре район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Борис Соломонов җитәкчелегендә Актаныш районында узган «Сенаж көне» республика семинар-киңәшмәсендә катнаштылар.

Аксубай районы белгечләре төркеме составында – ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Рәис Хөснуллин, “МОЛКО” ҖЧҖнең әйдәп баручы ветеринария табибы Илнур Сәгыйтов бар иде.

Семинарда катнашучылар безнең район өчен дә актуаль булган мәсьәләләрне карадылар: һава шартларын һәм яшел масса параметрларын исәпкә алып, азыкны вакытында һәм дөрес әзерләргә кирәк. Семинарның практик өлешендә азык әзерләү техникасы җитештерүчеләре һәм тәэмин итүчеләренең яшел масса консервантлары продукциясе белән таныштылар. Шулай ук дәүләт хезмәтенең азык әзерләү чорында контрольдә тотарга кирәк булган дымлылык, коры матдә протеин күләмен билгеләү лабораториясе эше белән дә

Белгечләр сенаж әзерләүнең бөтен барышын күрделәр, чаптырудан башлап, теземнәрне җыю, ваклау, сенаж чокырларына ташу, таптату һәм люцернаның яшел массасын пленка белән каплау. Район вәкилләре хезмәттәшләренең алдынгы тәҗрибәсен лаеклы бәяләделәр.

Фото: ветберләшмә архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев