Аксубайлылар казанлыларны янә авыл хуҗалыгы продукциясе һәм концерт белән сөендерделәр
Аксубай районы вәкилләре республика башкаласында авыл хуҗалыгы продуктлары сату ярминкәсендә катнаштылар.
Аксубайлылар өчен бу – быел чираттагы авыл хуҗалыгы ярминкәсе. Агросәнәгать паркында районыбыз өчен бирелгән сәүдә нокталары көн яктырганчы ук тулды. Дистәләгән нокта эшләде. Болар – авыл җирлекләре, авыл хуҗалыгы предприятиеләре, эшмәкәрләр, районның үзмәшгуль кешеләре.
Алар шәһәр халкына кырларда, яшелчә бакчаларында, шәхси хуҗалыкларда үстерелгән һәм җитештерелгән бик күп продукция алып килделәр. Шул исәптән – яшелчә, ит, сөт ризыклары, бал һәм башкалар. Ә мәдәният хезмәткәрләре, җырлар башкарып, сәүдә атмосферасын якты хисләр белән тутырдылар.
Фото район авыл хуҗалыгы идарәсе архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев