Аксубайда умартачылыкны үстерү юллары турында фикер алыштылар
АПК: эш-мәшәкатьләр

Аксубайда умартачылыкны үстерү юллары турында фикер алыштылар

Район Советында район Башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Мингуловның район умартачылары активы белән очрашуы узды.

Очрашу, икътисадый перспектив юнәлеш буларак, умартачылык тармагын үстерүгә багышланды.  

Катнашучылар Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы  тарафыннан эшләнгән «Авыл туризмы проектлары атласы»н карадылар һәм агротурзмны умартачылык белән интеграцияләү мөмкинлекләре турында фикер алыштылар. Алар, бу районга туристларны җәлеп итә һәм җирле умартачылар продукциясен  актив сатуга ярдәм итә ала, дип билгеләп үттеләр. 

Утырышта катнашучылар алдында Ринат Вафин район умартачылыгы продукциясе брендының эшләнелгән  вариантларын тәкъдим итте. Умартачылар билгеләп үткәнчә, бу югары сыйфатлы продукция һәм аңа ихтыяҗ булырга тиеш.


Нет комментариев