Аксубайда язгы авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды
Октябрь урамында, автостоянка территориясендә авыл хуҗалыгы ярминкәсе оештырылды.
Крестьян-фермер хуҗалыклары ашлыкны зур йөк машиналарында китерделәр - бу товарга ихтыяҗ зур булды: шәхси хуҗалыклар аны бик тиз сатып алып бетерделәр.
Шәхси эшмәкәрләр алып килгән товар ассортименты да бай иде: бәрәңге, агач һәм куак үсентеләре, чәчәкләр, яшелчә һәм чәчәк орлыклары. Шулай ук — дуңгыз ите, сыер ите, кош ите, гадәти супермаркетларда табылмый торган казылык эшләнмәләре. Сатып алучылар атланмай, кондитер һәм кулинария эшләнмәләре, бал, йомырканы теләп сатып алдылар.
Килүчеләр арасында пенсионерлар күп иде, ярминкә нәкъ менә алар өчен оештырыла. Азык-төлек запасын җирле, сыйфатлы продукция белән тулыландыру, бакча һәм яшелчә өчен үсентеләр сайлап алу мөмкинлеге зур булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев