Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АПК: эш-мәшәкатьләр

Аксубайда алдынгылар слеты агросәнәгать комплексының иң яхшы хезмәткәрләрен җыйды

Районда авыл хуҗалыгы тармагы алдынгыларына багышланган бәйрәм узды.

Чара Аксубай техникумында барды, мәдәният хезмәткәрләре үзләренең музыкаль номерлары белән бәйрәмне якты, истә калырлык итте.

Тантананы район башлыгы Камил Гилманов ачты.

–Авыл хуҗалыгы министрыннан котлауларыбызны кабул итегез! – диде ул. – Бу авыр елда без авыл хуҗалыгы производствосында яхшы нәтиҗәләргә ирешә алдык. Бөртекле культураларалардан яхшы уңыш алдык, көнбагыш гектардан – 13 центнер, рапс – 12 центнер тәшкил итте, быел башка морженаль культуралар уңышы да начар булмады. Терлекчелектә дә югары күрсәткечләргә ирештек, савым буенча узган елгы дәрәҗәгә карата 113 процентка җиттек.
Район җитәкчесе инвесторларга зур өлеш керткәннәре, районга инвестицияләр керткәннәре өчен рәхмәт белдерде, аеруча да «Чистополье» ХКга. Бу хуҗалыкта эшчеләрнең хезмәт хакы узган елгы дәрәҗәгә карата 127 процент тәшкил иткән. «Волга-Селект» авыл хуҗалыгы предприятиесендә объектлар төзү, техниканы яңарту буенча зур эш башкарылуын билгеләп үтте. Район җитәкчесе фермер хуҗалыкларының районның агросәнәгать комплексы үсешенә зур өлеш кертүләрен билгеләп үтте.

Алдынгы авыл хуҗалыгы хезмәткәрләрен бүләкләү тантанасы булды. Камил Гилманов «Чистай» ХК «Аксу Агро» АФ йөртүчесе Фәрит Минһаҗевка «РФ агросәнәгать комплексының мактаулы хезмәткәре» билгесен тапшырды. РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгының Рәхмәт хатын «Аксу Агро» ҖЧҖ генераль директоры Аркадий Пирогов, «Аксу Агро» АФның хисап буенча әйдәп баручы белгеч Гөлшат Галиуллина, «Актай» АПК склад мөдире Светлана Золина алды. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәтенә КФХ башлыгы Владимир Авдеев лаек булды.

Җыелучыларны Татарстан Республикасы Россельхознадзор идарәсенең хокук эше бүлеге башлыгы Алсу Сафина сәламләде.

– Авыл хуҗалыгы үсешенә керткән өлешегез бәяләп бетергесез, – диде ул. – Сезнең фидакарь хезмәтегез нәтиҗәсендә республикабыз азык-төлек иминлегенә ирешә.
Ул ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгының Мактау грамоталарын КФХ башлыклары Нина Литтага, Владимир Баландовка, «Колос» ҖЧҖ машина белән саву операторы Антонида Федоровага, «Волга Селект» ҖЧҖ механизаторы Василий Марковка, «Аксу Агро» АФ тракторчысы Фәнис Мирзяновка тапшырды.

Район башлыгының Мактау грамоталары белән “Волга-Селект” ҖЧҖ инженеры Валерьян Рыжаков, “Аксу Агро” АФ балта остасы Владимир Иванов, “Молко” ҖЧҖ ветеринария фельдшеры Надежда Щекина, “Молко” ҖЧҖ терлекчесе Альбина Канәфина, “Волга-Селект” ҖЧҖ бөртек киптерү комплексы идарәчесе Алмаз Нуретдинов, КФХ терлекчесе Илдар Харисов бүләкләнде.

Авыл хуҗалыгы производствосы алдынгыларын район УСХиП җитәкчесе Борис Соломонов котлады, хезмәтчәннәр адресына чын күңелдән теләкләрен җиткерде. Залның көчле алкышлары астында «2023 елның иң яхшы комбайнчысы» республика конкурсында җиңүчеләргә сертификатлар тапшырылды. Алар – «Чистай» ХКның «Аксу Агро» АФ комбайнчылары Владимир Ковряков, Шәүкәт Гафиятуллин, Шәүкәт Сәгъдиев; «Аксу Агро» ҖЧҖдән – Җәүдәт Сафиуллин, Алексей Кудряшов, Евгений Курдюков, Валерий Иберюков; «Волга-Селект» ҖЧҖдән – Зиннур Минхәйдәров һәм Эльвир Нуртдинов. Комбайнчылар адресына фидакарь хезмәтлре өчен рәхмәт сүзләре яңгырады.
Коллегаларын бәйрәм белән «Чистай» ХК АҖ башкарма директоры Иван Шугаев котлады.

Бу көнне районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре ветеран-юбилярлары бәйрәм кунаклары булдылар. Камил Гилманов «Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының мактаулы ветераны» билгесен Рәшит Сабировка, Василий Кононовка, Минсәгыйть Бикмөхәммәтовка, Вәлиҗан Җәлалетдиновка тапшырды, районның авыл хуҗалыгы предприятиеләрен уңышлы үстерүдә аларның хезмәтләре шактый булуын ассызыклады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев