Аксубай районы кыр хезмәтчәннәре терлек азыгы әзерләү темпын арттыралар.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматлары буенча 9 июньгә 500 гектарга якын күпьеллык үләннәр чаптырылган. Бу – план күрсәткеченең 15 проценты.
Яңгырлар әледән-әле азык җитештерүчеләргә үләннәрне чаптырырга комачаулый, аларга аяз сәгатьләрне сайларга туры килә. Шуңа да карамастан, азык җыю комбайннары үләннәр өлгергән гектарларны чаптыра баралар.
Печән әзерләү эшләре «Чистай» ХКның «Аксу Агро» ҖЧҖендә һәм «Актай» АПКда бара.
Нет комментариев