Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АПК: эш-мәшәкатьләр

Аксубай ветеринарын республика бәйрәмендә хөрмәтләделәр

Савруш ветеринария участогы мал табибы Любовь Храмова ТР Министрлар Кабинеты Рәхмәтенә лаек булды.

Бүләкне ул Республика Баш ветеринария идарәсенең 30 еллыгына багышланган тантаналы чарада алды. Аны алга таба уңышларга ирешүен теләп, ТР Премьер-министры Алексей Песошин тапшырды.

Бу югары бүләкне Любовь Ильинична терлекчелекне үстерүгә өлеш керткәне һәм ветеринария тармагында фидакарь хезмәте өчен алды.

– Любовь Храмова – иң яхшы хезмәткәрләрнең берсе, – дип билгеләп үтте район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Рәис Хөснуллин. – Ул югары практик тәҗрибәгә һәм югары квалификациягә ия, үз эшен сыйфатлы һәм пөхтә башкара, барлык төп күрсәткечләр буенча да яхшы нәтиҗәләргә ирешә.

Ул 35 ел гомерен ветеринария һөнәренә багышлаган. Чуаш Республикасыннан булган кыз 1990 елда ветеринария институтын тәмамлап, Аксубай районына күчеп килә. Тормыш иптәше Валерий Храмов белән югары уку йортында бергә укыйлар, гаилә коралар һәм хезмәт юлын да бергә башлыйлар. Тиздән авылда алар турында үз эшләренең осталары булган белгечләр буларак сөйли башлыйлар. Любовь Ильинична ире белән бергә Савруш ветеринария участогында мал табибы булып эшли. Авыл ветеринарының көндәлек эше – йогышлы авыруларны профилактикалау, малларга ашыгыч ярдәм күрсәтү, диагностик тикшерүләр һәм иммунизацияләү, авыру хайваннарны дәвалау. Җәмәгать секторында белгечләр 1290 баш мөгезле эре терлеккә һәм 30 баш атка хезмәт күрсәтәләр. Шәхси секторда Любовь Ильинична карамагында тугыз торак пункт, анда 853 баш мөгезле эре терлек, 326 башка якын яшь терлек һәм 423 баш дуңгыз бар. Шәхси хуҗалыкта терлек авырып китсә – авыл кешеләре тәүлекнең теләсә кайсы вакытында, шундый квалификациягә һәм тәҗрибәгә ия белгечнең, һичшиксез, ярдәм итәчәген белеп, аңа мөрәҗәгать итәләр.

– Мин эшемне бик яратам, – ди Любовь Ильинична. – Мал табибы һөнәре җиңел түгел, йөкләнеш зур, әмма мин үз вазыйфаларымны җиренә җиткереп үтәргә тырышам.

Любовь Ильинична – өч бала анасы. Улы һәм кызлары белем алып, халык хуҗалыгының төрле тармакларында эшлиләр инде. Ә әни кеше лаеклы ялда булса да, гомерлеккә сайлаган һөнәренә тугры калып, намуслы хезмәт куюын дәвам итә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев