Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АПК: эш-мәшәкатьләр

Аксубай ветеринария табиблары туберкулезга каршы көрәшәләр

Районда эпизоотиягә каршы язгы ветеринария чаралары дәвам итә.

Районның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә ветеринария хезмәте белгечләре мөгезле эре терлекләрне туберкулезга аллергик тикшеренүләр үткәрә.

Туберкулез күп кенә имезүчеләрнең хроник бактериаль инфекциясе.

Ул кеше тормышы һәм сәламәтлеге өчен дә куркыныч. Шуңа күрә хайваннарда авыруны булдырмау өчен кисәтү чаралары бик мөһим. Туберкулезны профилактикалауның бер ысулы – ике айдан өлкәнрәк булган мөгезле эре терлекләрне махсус препаратны тире эченә кертү ысулы белән тикшерү. Бу эш игътибар һәм җитди караш таләп итә.

Фото: ветеринария берләшмәсе архивыннан
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев