Аксубай үсемлекчеләре чәчүлекләрне эшкәртәләр
АПК: эш-мәшәкатьләр

Аксубай үсемлекчеләре чәчүлекләрне эшкәртәләр

Район кырларында терлек азыгы җитештерү белән беррәттән үсемлекләрне яклау буенча агрочаралар да бара.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең 2 июльгә булган оператив мәгълүматларына караганда, кырларны корткычларга каршы инсектицид эшкәртү тәмамланган. Ул 37341 гектарда үткәрелгән. Чүп үләннәренә каршы гербицид һәм чәчүлекләрне фунгицид (авырулардан саклау өчен) эшкәртү соңгы гектарларда алып барыла.

Район үсемлекчеләренә 19500 гектардан артык мәйданда яфрак аша тукландыру үткәрергә кирәк. Бүгенге көнгә бу агрочара 15000 гектардан артык мәйданда үткәрелгән. Бу – план күрсәткеченең 77 проценты. Тамырдан тукландыру 660 гектар мәйданда башкарылган, бу планлаштырылган мәйданның яртысыннан күбрәген тәшкил итә.


Нет комментариев