Аксубай үсемлекчеләре азык җыю сезонына әзер
АПК: эш-мәшәкатьләр

Аксубай үсемлекчеләре азык җыю сезонына әзер

Районда азык әзерләү техникасының әзерлеге буенча смотр-конкурс узды

Авыл хуҗалыгы предприятиеләрендәге җаваплы сезонга әзерлек торышын махсус комиссия бәяләде. Аның составында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының игенчелек тармакларын үстерү бүлеге җитәкчесе Ирек Садыйков, Казан дәүләт аграр университетының агробизнеста машиналар һәм җайланмалар кафедрасы мөдире, техник фәннәр кандидаты, доцент Дамир Хәлиуллин, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Борис Соломонов, Дәүләт техника күзәтчелегенең район бүлекчәсе җитәкчесе Илдар Бикмөхәммәтов, терлекчелек буенча консультант Госман Нигъмәтуллин һәм механизация буенча консультант Рамил Фәттахов эшләделәр.

Комиссия әгъзалары районның авыл хуҗалыгы предприятиеләрен карап йөргәндә, азык җыю комбайннарының һәм азык әзерләү техникасының әзерлегенә, хезмәтне саклау, янгын һәм техника куркынычсызлыгы таләпләренең үтәлешенә аерым игътибар бирде.

Комиссия әгъзалары бәяләү эшен «Чистай» ХКның «Аксу Агро» АФсында башладылар.

«Луч» бүлекчәсендә тракторлар, комбайннар, төрле маркалы авыл хуҗалыгы машиналары һәм модификацияләр әзерлек линейкасына куелган. Техниканы азык җыю сезонына әзерләүдә җитешсезлекләр табылмады.

«Чистай» ХКның «Аксу Агро» агрофирмасында, биш комбайннан, ике чапкычтан, ике әйләндергечтән торган азык отряды эшләячәк. Кышка азык әзерләүне ул, культуралар өлгергән саен, һәр бүлекчәдә үзәкләштерелгән ысул белән чиратлашып башкарачак. Тикшерү вакытында билгеләп үтүләренчә, хуҗалыкта алдагы сезонга кагылышлы барлык мәсьәләләр хәл ителгән һәм техника печән чабуга керешергә әзер.

Бәяләү комиссиясе техник чараларның киләсе «яшел урак»ка әзерлек дәрәҗәсенә уңай бәя бирде.

Шулай ук Иске Ибрайда Марат Сафин КФХында азык җыю агрегатлары да тикшерелде. Аның хуҗалыгында комбайн-ваклагыч, ике чапкыч, печән әйләндергеч бар. Бөтен техника алда торган сезон өчен әзерләнгән. Бу хуҗалыкта ел саен ел ярымга җитәрлек терлек азыгы запасы әзерлиләр.

Комиссия әгъзалары Ильяс Сөләйманов фермер хуҗалыгының эше белән таныштылар.

Бу хуҗалыкта да азык әзерләү сезонына яхшы әзерләнгәннәр. Сенаж өчен яңа К-700 тракторы сатып алынган. Яшел массаны ваклау өчен «Полесье» комбайны бар, ике чапкыч, сенаж чыгару өчен зур бортлы өч трактор арбасы бар. Әле узган елгы терлек азыгы запасы да бетмәгән.

Шунда ук Россельхозүзәкнең Татарстан Республикасы филиалы җитәкчесе Габдерәшит Гыйльметдинов комиссия әгъзаларына азык культураларының үрнәкләрен тәкъдим итте, аларның торышын, әзерлек фазасын билгеләде. Үрнәкләрне анализлап, тиздән – кәҗә үләнен, бер атнадан люцернаны җыюга керешергә була, аннары костер үләне өлгерәчәк, дип билгеләп үтте. Күргәзмәдә шулай ук силоска салу өчен әчеткечләр дә тәкъдим ителде.

Комиссия районның азык әзерләү сезонына әзерлеген югары бәяләде.


Нет комментариев