Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АПК: эш-мәшәкатьләр

Аксубай урманчылары нарат урманына нигез салдылар

Аксубай урманчылыгы һәм урман хуҗалыгы хезмәткәрләре Ибрай участогы питомнигында (91 нче квартал) нарат орлыклары чәчтеләр.

Чәчүне механик ысул белән башкардылар (махсус җиһазлар белән тәгәрмәчле трактор эшләде). Нарат урманы өчен бүлеп бирелгән участокны чәчү өчен 9500 килограмм орлык кулландылар. Аннары чәчелгән мәйданны пычкы чүбе белән капладылар. Мондый ысул чәчүгә файдалы йогынты ясый, чүп үләннәренең барлыкка килүен кисәтә. Белгечләр әйтүенчә, туфракта 5-7 сантиметрлы пычкы чүбе катламы булу чүп үләннәренең үсешен берничә тапкыр киметә.

Димәк, булачак нарат урманы уңай шартларда үсәчәк.

Фото: Ибрай учсасток урманчылыгы архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев