Аксубай студенты һәр көнне агрофирманың 200 гектарга якын җирен эшкәртә
Кайнар урак өстендә авыл хуҗалыгы предприятиеләре механизаторлары белән бергә басу-кырларга булачак игенчеләр –Аксубай универсаль технологияләр техникумы студентлары да чыга.
Алар арасында Ролан Ерышев та бар. Ул «Чистай» Холдинг компаниясенең «Аксу Агро» АФсы басуларына минераль ашламалар кертүдә эшли. Студент куәтле трактор белән ышанычлы һәм оста идарә итә. Һәр көнне бу агрочараны 200 гектарда башкара. Әлеге күрсәткеч смена нормасыннан артып китә. Ул әлеге эшне вакытында башкарып чыгуның мөһимлеген аңлап, вакытны әрәм итмичә, туктаусыз эшли. Чөнки авыл хуҗалыгы производствосында һәр минут кадерле.
Роланга унтугыз яшь. Өченче ел рәттән ул, производство практикасы вакытында әлеге мөһим эшне башкарып, басу-кырлар буйлап йөри. Авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчелеге аны җаваплылыгы һәм намуслы булганы өчен югары бәяли.
– Ролан Ерышев – техникумның иң мактаулы студентларының берсе, – дип билгеләп үтте тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Алевтина Ендерюкова. – Яхшы укый, барлык йөкләмәләрне вакытында үти, максатчан һәм хезмәт сөючән егет.
Кырда эшләү практик күнекмәләр биреп кенә калмый, ә яшь кешедә һөнәри сыйфатлар да формалаштыра. Ролан техникумны тәмамлаганнан соң армиядә хезмәт итәргә, аннары укуын дәвам итәргә һәм уңышлы карьера төзергә планлаштыра.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев