Аксубай шәхси хуҗалыклары сөтне арттырып тапшыралар
Район авыл җирлекләрендә шәхси хуҗалыклар көн саен 19 тоннага кадәр сөт тапшыралар. Бу – былтыргы күрсәткечтән шактый күбрәк.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматларына караганда, районда шәхси секторда 4000нән артык сыер асрала. Күпчелек хуҗалыкларда ике һәм аннан күбрәк савым сыерлары бар. Мал хуҗалары өчен сөт – көндәлек керем алу чарасы. Иң күп терлекләр саны – Иске Ибрай авылында. Әлеге торак пунктта яшәүчеләр продукцияне дә барыннан да күбрәк тапшыралар. Бу көннәрдә сөт тапшыру күрсәткече 2600 килограммнан артык тәшкил иткән.
Икенче урында – Иске Татар Адәмсуы авыл җирлеге, нәтиҗәсе – 1440 килограмм, өченче урында – Беловка авыл җирлеге (1220 килограммнан артык), Яңа Ибрай авыл җирлеге (1145 килограмм). Яңа Ибрай, Емелькино, Карасу, Савруш авыл җирлекләре сөт тапшыру күләме буенча меңенче чикне узды. Шунысы игътибарга лаек: узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда һәр җирлектә күрсәткечләр уңай динамикалы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев