Аксубай районының «Волга Селект» авыл хуҗалыгы предприятиесендә 1300 тоннадан артык ашлык суктырылган
АПК: эш-мәшәкатьләр

Аксубай районының «Волга Селект» авыл хуҗалыгы предприятиесендә 1300 тоннадан артык ашлык суктырылган

Район башлыгы Алмаз Мингулов авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Борис Соломонов белән бергә «Волга Селект» ҖЧҖ кырында булды, анда көзге арпа җыялар.

Эш сәфәре барышында район җитәкчесе авыл хуҗалыгы предприятиесе идарәчесе Сергей Исаев белән очрашты. Алар урып-җыю кампаниясенең төп мәсьәләләре: эш темплары, хуҗалыкның техника белән тәэмин ителеше, бөртекле культураларның уңдырышлылыгы һәм суктырылган ашлыкны ташуны оештыру турында фикер алыштылар.

«Волга Селект» ҖЧҖендә бөртекле культуралар 950 гектардан артык мәйданны били. 7 августка район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматлары буенча 400 гектарга якын уңыш җыеп алынган, 1347 тонна ашлык суктырылган. Урып-җыюда 12 комбайн эшли. Комбайн экипажлары составына керүче барлык механизаторлар – район кешеләре.

Шул ук вакытта хуҗалыкта көзге рапс суктыру да төгәлләнеп килә. Әлеге культураның планлаштырылган мәйданы 1540 гектар тәшкил итә, бүгенге көнгә 2958 тонна суктырылган. Аннан соң игенчеләргә сабан рапсы җыярга кирәк булачак, әлеге культура чәчүлекләре 3000 гектардан артык мәйданны били.


Нет комментариев