Аксубай районында уҗымнарны һәм күпьеллык үләннәрне тукландыру төгәлләнде
АПК: эш-мәшәкатьләр

Аксубай районында уҗымнарны һәм күпьеллык үләннәрне тукландыру төгәлләнде

Район авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә мөһим агрочара – көзге культуралар кырларына һәм күпьеллык үләннәр мәйданнарына ашлама кертү кыска вакыт эчендә тәмамланды.

Нәтиҗәдә тукландыру 9305 гектарда күпьеллык үләннәр мәйданнарында һәм 23552 гектарда уҗым культуралары басуларында башкарылган. Бу чаралар үсемлекләргә кышкы чордан соң көчләрен торгызырга һәм, үзләрен барлык кирәкле туклыклы матдәләр белән тәэмин итеп, үсешне дәвам итәргә мөмкинлек бирәчәк.

Игенчеләр, куелган бурычны кыска вакыт эчендә башкарып чыгу өчен, көндез дә, төнлә дә тырышып эшләделәр.


Нет комментариев