Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АПК: эш-мәшәкатьләр

Аксубай районында уҗымнар яхшы хәлдә

Районның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә көзге культуралар мәйданнары имин кышлаган, язгы вегетация башланган – белгечләр булачак икмәк торышына шундый бәя бирделәр.

Россельхозцентрның район бүлеге җитәкчесе Габдерәшит Гыйльметдинов, район авыл хуҗалыгы идарәсенең игенчелек буенча консультанты Фәндәс Гафиятуллин һәм ТР авыл хуҗалыгына агрохимик хезмәт күрсәтү буенча производство берләшмәсенең әйдәп баручы белгече Фәргат Гыйззәтуллин белән бергә район басуларын әйләнеп чыктылар, игеннәрнең торышын өйрәнделәр.

Алар билгеләп үткәнчә, тулаем алганда көзге культуралар кышкы чорны югалтуларсыз кичергән, яхшы халәткә ия һәм канзгатьсезлек проценты бик аз. Су җыелып торган кайбер урыннарда буш урыннар күренә. Ләкин бу бик кечкенә процент. Яз көне үткәрелгән тукландыру үсемлекләрнең алга таба үсешенә ярдәм итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев