Районның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә бөртекле культураларны урып-җыюга керештеләр.
Районда чәчүлекләрнең гомуми мәйданы 78,9 мең гектар тәшкил итә. Шул исәптән 44,2 мең гектар – сабан культуралары, 22,5 мең гектар – көзге икмәк.
Уракка беренчеләрдән булып «Чистай» холдинг компаниясенең «Аксу Агро» агрофирмасы ҖЧҖ хезмәтчәннәре кереште. Игенчеләр көзге бодай суктыра. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белешмәләре буенча ашлыкның дымлылыгы 14-16 тәшкил итә, бу бүгенге һава шартларын исәпкә алганда яхшы күрсәткеч.
Нет комментариев